Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Түбән Кама — киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык эш килгән

Рәсемнәрдә Түбән Каманың истәлекле урыннары сурәтләнгән.

Түбән Каманың туган көне алдыннан уздырыла торган «Түбән Кама — киләчәк шәһәре» цифрлы рәсемнәр бәйгесенә 60тан артык төрле эш килгән. Катнашучылар компьютер графикасы һәм ясалма интеллект ярдәмендә эшләнгән эшләрне җибәрделәр. Рәсемнәрдә Түбән Каманың истәлекле урыннары сурәтләнгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов аларның кайберләре белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Искәртик, бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала, ә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алачак. Эшләр (форматта *.jpg, *.jpeg, *.png) 20 сентябрь 23:59 сәгатькә кадәр ic. nk@tatar. ru почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 22 сентябрьдә билгеле булачак.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев