Түбән Кама юлларында 10 ай эчендә 43 җәяүлене бәрдергәннәр
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм авырлыгын киметү өчен «Җәяүлеләр кичүе» операциясе уза.
Түбән Кама районында 10 ай эчендә 43 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган һәм 42 кеше зыян күргән.
Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм авырлыгын киметү өчен «Җәяүлеләр кичүе» операциясе уза.
Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте искә төшерә: җәяүлеләр тротуарлар, җәяүлеләр юллары буйлап, ә алар булмаганда — юл кырыеннан хәрәкәт итәргә тиеш.
«Җәяүлеләр юл аша бары тик махсус кичүдән генә чыгарга тиеш. Светофорсыз кичүләрдә юлның куркынычсыз булуына ышанганнан соң гына чыгарга тиеш», — дип билгеләп үтә инспекторлар.
Машина йөртүчеләрдән исә җәяүлеләргә, шул исәптән балаларга да игътибарны арттыруны сорыйлар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев