Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама индустриаль техникумы стенасында яңа мурал пәйда булды

Бу образ физик активлыкның һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген искә төшерә.

«Кам-ОН» арт-программасы кысаларында Түбән Кама индустриаль техникумы диварында футболчы сурәте төшерелгән масштаблы картина барлыкка килде.

Бу образ физик активлыкның һәм сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген искә төшерә.

Моннан тыш, футбол, командалы спорт төре буларак, шулай ук команда уенының динамикасын һәм бердәмлекне символлаштыра, халыкка җәмгыятьтә хезмәттәшлек итүнең мөһимлеген искә төшерә.

«Һәр кеше үз тормышына спортны кертергә тиеш — безнең муралның төп мәгънәсе шуннан гыйбарәт», — ди «ХОТ» командасы рәссамы Люля.

2022 елда Дарья Орехова, Даниил Спиридонов, Юлия Игнатьева һәм Наталья Питнель бу дөньяны иҗтимагый киңлекләрдә сәнгать аша яхшырак итү өчен командага берләшә. Алар үзләрен «Ачык тема рәссамнары» («Художники открытых тем» — кыскача «ХОТ») дип атыйлар.

Аларның эшләре минимализм элементлары белән декоратив-гамәли постмодерн стилендә башкарылган. Ә алар социаль мөһим темаларны: сәламәтлек, фән, мәгариф, спорт һәм технологияләрне чагылдыра. ХОТ ясаган муралларны характерлы геометрик билгеләре буенча җиңел танып була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев