Түбән Камада волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә азык-төлекне өйгә китерүдә һәм төрле проблемаларны хәл итүдә булышалар
Үзиреклеләр штабында 286 кеше исәпләнә. Аларның саны көннән-көн арта гына бара.
Түбән Кама яшьләр эшләре идарәсенең начальнигы Айгөл Аитова әйтүенчә, үзиреклеләрне, нигездә, өлкәннәр чакырта: кибеттән азык-төлек алып кайтырга, даруханәгә барырга, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләргә кирәк. Кайбер очракларда банктан пенсия алуны яки гараждан яшелчә кайтаруны, СМС-пропуск алырга өйрәтүне дә сорыйлар.
Үзиреклеләр сафларына теләгән һәркем баса ала. Моның өчен volunteer-nk.tilda.ws/vm сайтында теркәлергә кирәк. Ярдәм кирәк булса исә, 8(8555)43-08-42, 8(8555)36-75-49 (“Шәфкатьлелек” үзәге), 8-800-200-34-11 (федераль линия) номерларына шалтыратырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев