Түбән Камада «Кызык-Мызык» өстәл уеннары фестивале узды
18 август көнне Лемаев исемендәге скверда «Кызык-Мызык» өстәл уеннары фестивале булды
Бу хакта Түбән Кама шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Түбәнкамалар төрле-төрле уеннарда катнашты.
Күңелле һәм җитди, гади һәм катлаулы, тиз һәм озак – монда һәркем үзенә хуш килгән уенны сайлый алды.
Чара кунакларын аеруча 21 гасырның 3D уены һәм борынгы "таврели" (рус шахматлары) уеннары кызыксындырды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев