Түбән Камада коронавирус пандемиясе аркасында зыян күргән кешеләргә ярдәм итү дәвам итә
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән башланган «Ярдәм янәшә» акциясе кысаларында Түбән Камада азык-төлек җыелмаларын тапшыралар.
Шәһәребезгә 3080 тартма кайтарылган. Ярдәмгә үзиреклеләр килә. Алар үзизоляциядәге кешеләргә азык-төлек тарата, районда җыелмаларны авыл советлары аша тапшыралар. Акция коронавирус инфекциясе чыгу сәбәпле, катлаулы тормыш хәлендә калучыларга булышлык итүне күздә тота.
Фото e-nkama.ru сайтыннан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев