«Әллүки»! Күпме моң, күпме аһәң бу сүздә! Бөек шагыйребез сүзләренә язылган бу җырны Санкт-Петербург-та яшәүче якташыбыз Алсу Нигъмәтуллина еш тыңларга ярата. Квартетына да нәкъ шундый исем кушарга була. Күптән түгел алар татар композитор Мансур Мозаффаров әсәрләре буенча концерт уздырганнар.
28 яшендә булуга карамастан, ул шактый җитлеккән музыкант, композитор. Аның музыканы...
«Әллүки»! Күпме моң, күпме аһәң бу сүздә! Бөек шагыйребез сүзләренә язылган бу җырны Санкт-Петербург-та яшәүче якташыбыз Алсу Нигъмәтуллина еш тыңларга ярата. Квартетына да нәкъ шундый исем кушарга була. Күптән түгел алар татар композитор Мансур Мозаффаров әсәрләре буенча концерт уздырганнар.
28 яшендә булуга карамастан, ул шактый җитлеккән музыкант, композитор. Аның музыканы бөтен нечкәлекләре белән аңлый, ишетә, тоя белүе сокландыра. Эстраданы ул бөтенләй тыңламый. Дөньясы классика, бигрәк тә, татар композиторлары иҗат иткән әсәрләр белән бәйле.
- Минем тормышым музыка белән кечкенәдән үк бәйләнгән: 3нче музыка мәктәбендә пианино классында, аннан С.Сәйдәшев исемендәге көллияттә дирижерлык-хор җитәкчелеге белгечлеге буенча белем алдым. Хыялым - Казанда уку иде, - сөйли Алсу.
Тик язмышы башкача хәл ителә. Шул ук көллияттә белем алган ире Санкт-Петербургка китәргә ниятли. Анда барып профессор Александр Мнацаканян белән очраша. Ул исә аны укырга чакыра. Бераздан Алсу да шунда күченә.
Милли җанлы булуымы, туган ягын - Түбән Каманы сагынуымы - нәрсә тәэсир иткәндер - ул Санкт-Петербургта татар музыкасын башкаручы коллектив оештырырга карар кыла. Алсуны бигрәк җирле татарларның милли музыканы, композиторларны бөтенләй белмәүләре борчый. Квартеттагы кызлар төрле милләттән булсалар да, көйләрне әйбәт тоемлыйлар. Күптән түгел аларның беренче
концертлары узган. Ул профессиональ музыка жанрын киң җәмәгать-челеккә чыгарган, опералар иҗат иткән, халык көйләрен классик музыка дәрәҗәсенә җиткергән Мансур Мозаффаров көйләренә нигезләнгән.
-Концертыбыз Грибоедов А.С. исемендәге китапханә залында узды. 70 кешелек бүлмәдә басып торырга да урын юк иде. Коридордан тыңлап торган кешеләр дә биһисап булды, - ди Алсу. - Сәгать ярым шунда тордылар бит! Шулкадәр күп кеше килер дип көтмәгән идек. Татар милләтеннән булмаганнары да бар иде. Бик матур сүзләр язып калдырдылар.
Тынгысыз хатын-кыз үзе язган программа буенча музыка мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта «Питер буйлары» газетасының редакторы вазифаларын башкара. Рус телендә чыга торган газета Санкт-Петербургның татар-башкорт җәмгыяте тарафыннан чыгарыла. Аның җитәкчесе Рөстәм Хучашев Алсуны татар милләтенең патриоты дип атый.
- Ярдәм сорасаң, һәрвакыт әзер, яшь булса да, үзе эшләгән өлкәләрдә профессионал. Алсу, шулай ук, яшьләр советы җитәкчесе дә әле. Мондый шәхесне тәрбияләгән өчен Түбән Камага рәхмәтемне белдерәм, - ди ул.
Алсу туган шәһәрен бик сагына. Әтисе Галимулла абыйга һәм әнисе Разыя апага елына 1-2 мәртәбә генә кайта ала. Түбән Каманы бигрәк тә, кышның кыш булуы, җәйнең дә җәй булуы өчен ярата.
Петербург бөтенләй башка шәһәр, мисал өчен, яңа елда газоннарда үлән шытып чыккан икән.
Концертларга килгәндә, башлаган эш дәвам ителәчәк. Хәзерге вакытта музыкант Казанда материал җыю белән мәшгуль. Ә менә залга килгәндә, бу юлы инде зуррагын, күбрәк кеше сыйдырышлы булганын сайларга җыеналар.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Нет комментариев