Тагын янгыннар турында...
1 апрельдән Түбән Кама муниципаль районында 30 дан артык янгын чыккан. Шулар арасында –Минькино авылында мунча һәм лапас янган, Лесная урамындагы кырда ут чыккан һ.б.
Соңгысын сүндерү күп вакыт һәм көч таләп иткән. Ут берничә гектарга таралган, ялкынның якындагы коттеджларга күчү куркынычы да булган. Янгынны сүндерүгә җил чыгуы да комачаулаган. Якындагы сазлык яна башласа, ут урмандагы агачларга да үрләргә мөмкин булган. Белгечләр янгын я сүндерелмәгән тәмәке, я коры үлән яну нәтиҗәсендә булырга мөмкин дип фаразлый.
Шушы көннәрдә «Магнит» сәүдә үзәге (Көньяк урамы) артындагы кыр януы турында билгеле булган. Янгын сүндерүчеләр берничә сәгать буе ялкын белән көрәшкәннәр. Тикшерү нәтиҗәсендә, кипкән үләнне балаларның яндыруы мөмкин дигән фараз да каралган.
Республикада янгынга каршы режим игълан ителүе турында искәртәбез. Бу вакытта учак ягу, кипкән үлән, чыбык-чабыкларны яндыру, ачык утта ашарга пешерү катгый тыелганын онытмагыз. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә бигрәк тә җитәкчеләр җавапсыз карый. Шуңа күрә авыл җирлекләрендә кырлар януы – еш очрый торган күренеш.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр административ җаваплылыкка, башкача әйткәндә, штрафка тартылачак. Гражданнар – 2-4 мең сум, вазифаи урыннарда булучылар – 15-30 мең сум, эшмәкәрләр – 30-40 мең сум, юридик шәхесләр 200-400 мең сум акча түләргә тиеш булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев