Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Шәhәребездә "Кунакчыл Түбән Кама" hәм "Китаплы балачак" проектлары кысаларында танылган балалар шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу булды

Очрашу «Апуш» балалар китапханәсендә башланып китте. Бәйрәмне балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Инзилә Шәрифуллина һәм 6нчы балалар китапханәсе мөдире Гөлфара Бикушова алып барды. Шагыйрь үзенең китаплары, шигырләре, гомумән, иҗаты hәм тормышы турында сөйләде, тамашачыларны “Тәмле сүзләр” исемле яңа китабы белән таныштырды.

Әлеге чарага Б. Урманче исемендәге гимназия укучылары килгән иде. Алар Йолдыз апаны игътибар белән тыңладылар, аңа кызыксындырган сорауларын бирделәр. Балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, матур итеп скрипкада уйнадылар, биеделәр.

 

 

 

 

Йолдыз Шәрәповага багышланган икенче кичә шәhәребезнең Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә дәвам итте. Аны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырды.

Очрашу ихлас әңгәмә рәвешендә узды. Танылган шагыйрә үзенең балачагы, студент еллары, газетада эшләгән еллары, шигърияте турында сөйләде.

 

 

 

 

 

Фотолар https://vk.com/biblioteky_nk hәм https://vk.com/nk.cdb_apush сайтларыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев