Рульдәгеләр, боларны беләсезме?
- Күпчелек ир-егетләр «хатын-кыз машина йөртә алмый», дип уйлый. Әмма статистика моның киресен күрсәтә. 2010 елда 6,5 мең хатын-кыз һәм 5,5 мең ир-ат машина йөртү таныклыгы алганнар. Иң яхшы автомәктәп булып, «РОСТО ДОСААФ» санала икән. Бу мәгълүматлар ГАИ җитәкчелеге уздырган матбугат конференциясендә яңгырады. Хатын-кызларны гаепләргә яратучы ир-атлар өчен тагын бер...
- Күпчелек ир-егетләр «хатын-кыз машина йөртә алмый», дип уйлый. Әмма статистика моның киресен күрсәтә. 2010 елда 6,5 мең хатын-кыз һәм 5,5 мең ир-ат машина йөртү таныклыгы алганнар. Иң яхшы автомәктәп булып, «РОСТО ДОСААФ» санала икән. Бу мәгълүматлар ГАИ җитәкчелеге уздырган матбугат конференциясендә яңгырады.
Хатын-кызларны гаепләргә яратучы ир-атлар өчен тагын бер кызыклы мәгълүмат: шәһәр һәм район юлларындагы аварияләрнең 22 процентында гына - хатын-кызлар, ә калган 88 процентында ир-атлар гаепле дип табылган.
Статистикага күз салсак, 2011 елда 344 авариядә 40 кеше үлгән, тагын 419ы имгәнгән. Штрафларның артуы да рульдәгеләрне куркытмый икән. Әйтик, рөхсәт ителмәгән урында, алдагы машинаны узып китү максаты белән, каршы юлга чыгу өчен элек машина йөртү таныклыгын алып калалар иде, шуңа күрә узган елларда әлеге юл хәрәкәте кагыйдәсен бозучылар саны аз булган.
Ә хәзер исә, андый кагыйдә бозу өчен бары тик акчалата гына штраф салына, бу исә машина йөртүчеләрне әллә ни куркытмый. Мисал өчен, светофорның кызыл утына узып киткән йөртүче - 1000 сум, ә стоп-линия алдында туктамаганы өчен 800 сум түләп котыла. Элекке кебек машина йөртү таныклыгын алып калсалар, рульдәгеләр бераз уйланырлар иде, бәлки...
Таксиларда касса чегы яки квитанция, шулай ук, такси икәнен күрсәтеп торган «шашка», ә таксистның лицензиясе булмаса, тиздән штраф түләтә башлаячаклар.
Тагын бер яңалык: Тынычлык урамындагы 75нче йорт каршында светофор урнаштырылачак. Ә җәяүлеләрне еш бәрдерә торган «Шәһәр паркы» тукталышында светофор кую мәсьәләсе әлегә каралмый икән. Ни өчен дигәндә, Химиклар урамындагы җәяүлеләрнең юл аша чыгу урынына светофор куелса, эш көннәрендә кичке сәгать бишләрдә-алтыларда барлыкка килә торган «бөке» тагын да озынаерга мөмкин икән. Төзүчеләр урамындагы «бөке»не, шулай ук, бетереп булмый.
Яңа машиналар техник карауны - өч елга бер мәртәбә, өч-җиде еллык машиналар - ике елга бер мәртәбә, җиде елдан «картрак» булганнары ел саен узарга тиеш. Әгәр дә машина ватылса, ә техник карау узу вакыты җитмәгән булса, ватылган урынын махсус сервиста да таба алмасалар, машина йөртүчеләр техник карауны бушлай уза ала. Өстәвенә, хәзер техосмотр узу өчен «аптечка»ның, «авария знагы»ның булуы мәҗбүри түгел. Шулай ук, доверенность буенча автомобиль йөртүченең махсус ышаныч кәгазе булса, техосмотр узар өчен машина хуҗасының килеп йөрүе кирәкми.
- Әмма машинаның алгы тәрәзәсе кителгән булса, руль яки тормоз системасында нормадан тайпылышлар күзәтелсә, машина техник карауга кертелмәячәк, - ди техосмотр станциясе директоры Сабихан Фәтхетдинов.
Автомобильне исәпкә куяр өчен иң элек техосмотр узарга, аннан соң иминият полюсы алырга, аннары гына машинаны исәпкә куярга тиеш булалар. Штрафларыгыз булу-булмавы турында ГАИның махсус сайтында gibdd.tatarstan.ru, шулай ук, rpolice.ru яки ГАИның 211 кабинетында белешеп була.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев