Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин Түбән Камада коммуналь челтәрләрне реконструкцияләү программасы эшләнә башлавы турында хәбәр итте

Алдан белгечләр иң проблемалы урыннарны ачыклау өчен ревизия үткәрәчәк.

Шушы көннәрдә ТР Хөкүмәте йортында Түбән Камада коммуналь челтәрләрне реконструкцияләү темасы буенча фикер алыштылар. Премьер-министр Алексей Песошин шәһәрне әлеге мәсьәләне хәл итүдә хуплады.

Түбән Камада коммуналь челтәрләрне реконструкцияләү программасы эшләнәчәк. Беренче этапны бу сезонда ук гамәлгә ашыра башлаячаклар, дип хәбәр итте шәһәр мэры Рамил Муллин үзенең Telegram-каналында.

Алдан белгечләр иң проблемалы урыннарны ачыклау өчен ревизия үткәрәчәк. Аннан соң шәһәр хакимияте Түбән Каманы федераль реновация программасына кертергә тырышачак.

«Алда зур эш тора, ләкин бүген, минемчә, без шәһәрне җылылык белән тәэмин итүдә катнашучыларның килешенеп эшләүләренә, республика хөкүмәтеннән берсүзсез ярдәм алуга һәм алга таба тәвәккәл гамәлләр өчен төзелгән бердәм стратегик линия булдыруга ирештек», — дип язган Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев