Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Рамил Муллин Түбән Кама фестивалендә 300 мең сумга китаплар сатып алды

Якын арада аларны һәр түбәнкамалы укый алачак.

Татарстан Республикасы Көнендә Түбән Камада «Смена» җәйге китап фестивале узды.

Аның кысаларында китап ярминкәсе оештырылган иде, анда чара кунаклары үзләрен кызыксындырган китапларны сатып ала алды.

Фестивальгә Түбән Кама мэры Рамил Муллин да килде. Ярминкәдә ул сатылмый калган барлык китапларны сатып алды. Аларның гомуми бәясе 300 мең сум тәшкил итте.

Якын арада аларны һәр түбәнкамалы укый алачак, чөнки алар яңа мини-китапханәгә куелачаклар. Ул Яшь тамашачы театрында оештырылачак дип планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев