Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өлкәннәр ункөнлегендә Түбән Камада 200гә якын чара узачак

Түбән Кама районында 67 меңнән артык пенсионер яши.

Беренче октябрьдә алар өчен өлкәннәр декадасы башланды. Шуның хөрмәтенә шәһәрдә бай чаралар программасы әзерләнде.

«Шәфкатьлелек» — «Милосердие» үзәгендә Халыкара өлкәннәр көнен күңелле итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне аларга «Твори добро» инициатив төркеме волонтерлары шатлык өләште, алар өлкән буын алдында «Сөенеч» театрының кечкенә артистларын һәм Киров өлкәсеннән музыкант Александр Овсянниковны чыгыш ясарга чакырган иде.

«Милосердие» үзәге белгечләре 484 пенсионерга өйләрендә хезмәт күрсәтә. Тагын 28 кеше үзәккә мөстәкыйль йөри. Өлкәннәр ункөнлегендә алар өчен бик күп чаралар — иҗади очрашулар, концертлар, театрга хәйрия сәфәре әзерләнде. Шулай ук бәйрәм иганәчеләре чәй эчү оештырган, ә икенче октябрьдә парикмахерлар килеп бушлай өлкәннәрнең чәчләрен кисәчәк.

Шәһәрдә пенсионерлар өчен төрле чаралар әзерләнде. Ташламалы чәч кисүдән һәм шәһәр мунчасында булудан тыш, Түбән Камада ишегалларында, скверларда, китапханәләрдә, мәдәният йортларында күңел ачу чаралары да узды. Ә «Гаилә» паркында, мәсәлән, «Өченче буын университеты»ның яңа уку елы ачылды.

«Өченче буын университеты» 13 ел эшли. Ел саен биредән меңгә якын кеше өстәмә белем алып чыга. Берничә ай эчендә алар компьютер грамотасына, чит телләргә һәм кул эшләренең яңа төрләренә өйрәнәләр, физик активлыкларын арттыралар, җырлыйлар, шигырьләр укыйлар һәм бииләр.

1 октябрьдә өлкәннәр ункөнлегенең беренче көне генә билгеләп үтелде. 10 октябрьгә кадәр барлыгы 200 чара узачак. Алар арасында мәдәни, күңел ачу һәм спорт вакыйгалары, ишегалларында һәм йорт бәйрәмнәре һәм башкалар бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев