Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Өлкән яшьтәге түбәнкамалыларны компьютер грамоталылыгы дәресләренә чакыралар

Компьютерда эшли белү көндәлек проблемаларны чишүне җиңеләйтә.

Түбән Камада өлкән буын кешеләре өчен компьютер грамоталылыгы буенча дәресләр үткәрелә.

Шәһәр администрациясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге дәресләрдә өлкән яшьтәге кешеләр Интернет челтәре, эзләү системалары, электрон почта турында башлангыч белем алып, Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланырга өйрәнә алачак.

«Компьютерда эшли белү көндәлек проблемаларны чишүне җиңеләйтә, вакытны экономияли һәм гомумән тормыш сыйфатын яхшырта. Бу өлкән буын кешеләре өчен актуаль, чөнки бу белем пенсионерларга социаль активлыкны уңайлы алып барырга мөмкинлек бирә», — дип яза оештыручылар.

Дәресләр үткәрелә:

  • «Заман» уку һәм аралашу үзәгендә, һәр атнаның чәршәмбесендә 12:00 сәгатьтә, 8 (8555)39-04-53;
  • 5 нче китапханәдә, һәр атнаның җомгасында 17:00 сәгатьтә, 8(8555)43-41-73;
  • 1 нче китапханәдә айга ике тапкыр шимбә көннәрендә 15:00 сәгатьтә, 8(8555)39-33-84;
  • 48 нче китапханәдә айга ике тапкыр 13:00 сәгатьтә, 8(8555)36-61-96;
  • 4 нче китапханәдә айның соңгы пәнҗешәмбесендә 16:00 сәгатьтә, 8(8555)45-41-40;
  • Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә аена ике тапкыр 13:00 сәгатьтә, 8(8555)39-93-83.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев