Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Легендаларда яшәрлек кеше

Түбән Камада Евгений Никифорович Королевның туган көнен искә алу чаралары узды.

Социалистик Хезмәт Герое, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, ТАССРның атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданины иде ул. Аның тууына 14 ноябрьдә 110 ел тулды. 

Кыскача биографиясе 
СССР Энергетика министрлыгының 1963 елның 13 мартындагы боерыгы белән СМУ-46 «Лениногорскнефтестрой» һәм СМУ-9 «Куйбышевгидрострой» оешмалары базасында «Татэнергострой» тресты оештырыла. Трестның җитәкчесе итеп Евгений Королев билгеләнә. 

Чиста кырда башланган төзелешне бары тик нык ихтыярлы һәм максатчан кеше генә җитәкли ала. Е. Королев шундыйлардан була. Баштарак бик күп кыенлыклар килеп чыга: беренче төзүчеләр өчен юллар да, гади көнкүреш шартлары да булмый. Барысын да яңадан башларга, бер үк вакытта булачак химия комбинаты объектларында да, үз базаларын һәм булачак шәһәрне төзүдә дә эшләргә туры килә.

Төзелешне тәэмин итү өчен, СССР Энергетика министрлыгы карары нигезендә, төзелеш индустрияләре базасы (БСИ) оештырыла. Аның составына төзелеш материаллары чыгару буенча предприятиеләр, шулай ук агач эшкәртү комбинаты, КПД заводы, асфальт заводы, кислород җитештерү цехы, механизация һәм автотранспорт базасы керергә тиеш була. 

Чит ил тәҗрибәсе буенча БСИ төзелешне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә, ә төзүчеләр бары тик төзелеш-монтаж эшләрен генә алып барырга тиеш дип планлаштырылган. Е. Королев чит ил тәҗрибәсе идеаль шартлар таләп иткәнен, ә аларны илнең яңа төзелеш мәйданчыгына бирә алмавын бик яхшы аңлый. Ул төзүчеләр куелган бурычларны хәл итү өчен беркемгә дә бәйле булырга тиеш түгел дип санаган. Шуңа күрә СССР Энергетика министрлыгы белән килешү буенча төзелә торган барлык базалар «Татэнергострой» балансына күчерелә.

Е. Королевның икенче җитди карары — үз кирпеч заводын төзү. СССР Госпланы Түбән Каманың төзелеш планына кирпеч заводын кертмәгән була, чөнки Татарстандагы кирпеч заводлары моны эшли алачак дип уйланылган. Башта төзелеш Акташ һәм Бөгелмә заводларыннан кирпечләр белән тәэмин ителә. Ә алардагы кирпеч сыйфатсыз булган, аны ташыган вакытта ук яртысы ватылып беткән. 

Евгений Никифорович хәлдән чыгу юлын таба: төзелә торган химия комбинаты директоры Николай Лемаев белән килешү буенча заказчы акчасыннан вакытлыча биналар төзү өчен финанслау хисабына стена материаллары цехы төзү турында карар кабул итә. Цехны технологик җиһазлар белән комплектлауда РСФСР төзелеш материаллары сәнәгате министрлыгы зур ярдәм күрсәтә. Стена материаллары цехы файдалануга тапшырылганнан соң кирпеч заводы рәсми статус ала. 

Е. Королев төзелеш һөнәрләре кадрларын әзерләүгә җитди игътибар бирә. Аның ярдәме белән уку комбинаты һәм энергетика төзелеше техникумы оештырыла. Төзелеш начальнигы шәһәр объектлары, энергетика, үз базалары һәм авыл хуҗалыгы объектлары төзелешен дә контрольдә тота.

Евгений Никифорович үзенең эш көнен иртә таңнан шәһәр объектларын караудан башлый. Файдалануга тапшырылырга тиешле торак йортларны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Төштән соң ул бүлекчә җитәкчеләре белән селектор киңәшмәсе үткәрә, узган тәүлектәге эшләрне анализлый һәм идарә карарларын кабул итә. 

Ун көнгә бер тапкыр Е. Королев «Татэнергострой» бүлекчәләре һәм субподряд оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмәләр үткәрә, анда коллективның узган ункөнлек эшенә нәтиҗәләр ясала һәм кичектергесез мәсьәләләр хәл ителә. Нефть химиясе комплексы һәм шәһәр төзелеше мәсьәләләрен хәл иткәндә, Е. Королев төзүчеләрнең социаль проблемалары турында онытмый. Мәсәлән, «Татэнергострой» хезмәткәрләре өчен санаторий-профилакторий һәм йөзү бассейны белән «Дружба» спорт-сәламәтләндерү комплексы төзелгән... 

Хыял тормышка ашкан шәһәр 
Е. Королев Түбән Каманың төзелеш оешмаларында 38 ел эшли, шуларның 14 елында — шәһәр төзелешенең иң авыр елларында — «Татэнергострой» начальнигы була. Шул вакыт эчендә «Татэнергострой» республиканың иң эре төзелеш оешмасына әверелә. Аның составында 20 меңнән артык төзүче исәпләнә. Ул җитәкчелек иткән елларда нефть химиясе гиганты заводлары, шин заводлары, ике ТЭЦ, йөзләрчә мең квадрат метр торак, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, социаль-мәдәни тормыш объектлары төзелә. 

1997 елда ул лаеклы ялга чыга, ә 2001 елның 14 февралендә Евгений Королев вафат булды. 

Искә алу чаралары 
Евгений Королев җирләнгән шәһәр зиратында истәлекле митинг узды. Анда шәһәр җитәкчеләре, ветераннар, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре, укытучылар һәм студентлар килде. Легендар шәхесне искә алып, чыгышлар ясадылар. 

«Евгений Никифорович, кыска вакыт эчендә, безнең җирлектә куәтле сәнәгать агломерациясе һәм төзелеш индустриясе базасын булдыру буенча җитәкчелек куйган барлык бурычларны да үтәде. Без аның исеме белән горурланабыз һәм шәһәребез өчен башкарган эшләрен беркайчан да онытмабыз», — диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Икътисамов. 

«Евгений Королев яшь чагында киләчәк буыннарга шәһәр төзеп калдыру хыялы белән яшәгән. Язмышы аңа шул мөмкинлекне тудыра. Ул үзенең хыялын Түбән Кама җирендә тормышка ашырды», — диде шәһәр Советы депутаты, Евгений Королев исемендәге политехника көллияте директоры Татьяна Куприянова.

Электән килгән матур гадәт буенча, Евгений Королев исемен йөртүче көллияттә дә тантаналы митинг узды. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов, митингта чыгыш ясап: «Евгений Никифоровичның язмышы һәрвакыт илебез өчен стратегик мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Ул нефть химиясе шәһәрен генә түгел, ә нефть химиясе комбинатын да төзегән. Бүгенге көндә яңгыраган хөрмәтләү сүзләре барлык ветераннарга, беренче төзүчеләргә, Евгений Никифорович белән бергә бу шәһәрне төзегән төзүчеләргә дә хөрмәтебез булып ирешсен», — дип ассызыклады. 

Шәһәребезнең Мактаулы гражданины Әгътәс Галиәхмәтов та Евгений Королев турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Без унҗиде ел бергә Мәктәп бульварындагы йортта, бер подъездда яшәдек. Евгений Никифорович — гади, ачык кеше иде. Пенсиягә чыккач та, яшь җитәкчеләргә ярдәмен дәвам итте. Ул түбәнкамалылар хәтерендә мәңгегә сакланыр. Шәһәр урамнарының берсенә аның исемен бирергә кирәк», — дигән тәкъдимен дә белдерде ул. 

Митинг Евгений Никифорович бюстына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

«Королев трамвае» рейска чыкты 
14 ноябрь көнне шәһәребездә тагын бер истәлекле вакыйга булды: яңа тематик трамвай рейска чыкты. Ул Евгений Королевка багышланган.

Символик рәвештә, трамвай Евгений Никифоровичның туган көнендә тантаналы рәвештә йөри башлый. Шәһәр җитәкчеләре, ветераннар, Евгений Королевның элекке хезмәттәшләре, шулай ук укуда һәм хезмәттә уңышларга ирешкән студентлар "Королев трамвае«ның беренче пассажирлары булдылар.

«Бу тарихи тантана, һичшиксез, шәһәребездә яшәүчеләрнең хәтерендә озак сакланыр. Балаларыгыз, студентларыгыз, оныкларыгыз да Евгений Никифорович Королев, Николай Васильевич Лемаев турында белсеннәр, тарихыбызны онытмау бик мөһим», — диде ветеран, атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Наговицына. 

Королев трамвае шәһәребез маршрутлары буенча йөриячәк. 

Фотолар e-kama. ru. сайтыннан, шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев