Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Корабельная урамындагы автомобиль юлында капиталь ремонт эшләре тәмамланды

Түбән Каманың Корабельная урамында реконструкцияләү эшләре ахырына якынлашты.

Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Капиталь ремонт Химиклар – Корабельная проспекты киселешеннән алып Корабельная урамындагы 52 нче йортка кадәр башкарылды. Эш барышында тигезләү, түбән һәм өске катламлар җәелде. Шулай ук, бордюрларны кую һәм тышкы яктырту җайланмалары урнаштырылды.

Шулай ук тротуарлар төзекләндерелде, юл билгеләре, светофорлар куелды. Моннан тыш, юлда тамгалар барлыкка килде. Хәзерге вакытта объект файдалануга тапшырылырга әзер.

Министрлыкта билгеләп үткәнчә, барлык эшләр дә «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев