Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Әкият бүләк итик!

НТР телерадиокомпаниясе “Кыш бабай бул!” хәйрия акциясен игълан итте.

Беренче булып бүләкләрне медиахолдинг хезмәткәрләре алып килде. Әлбәттә, елдагыча, “Туган як” редакциясе дә читтә калмады: мохтаҗ гаиләләр балалары өчен без уеннар һәм тәм-томнар алдык.

Акциягә “Нижнекамская правда” газетасы редакциясе, “Яңалыклар” хезмәте, “DFM-Нижнекамскрадиосы һ.б. кушылды.

– Барлык түбәнкамалыларны мохтаҗларга һәм инвалидларга ярдәм итәргә чакырабыз. Кечкенә балалар могҗизага ышана бит, өйләренә әкият килеп керсә, күпме бәхет бүләк итәчәкбез, – ди НТР яңалыклары хезмәте шеф-редакторы Евгения Корбакова.

“Кыш бабай бул!” акциясе 12 нче ел рәттән уза. Бу вакыт эчендә меңнәрчә балаларга бүләкләр ясалды. Катнашырга теләүчеләр саны да кимеми: оешмалар, предприятиеләр, мәктәпләр  һәм башка бик күпләр үз өлешләрен кертәләр. Кыш бабай бүләкләрегезне Химиклар урамындагы 64а йортында көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев