Халык иҗаты йорты мәйданында нинди фигура барлыкка киләчәк
Бирегә күпсанлы боз кисәкләре алып киләләр һәм алардан конструкция төзи башлыйлар
Булачак сын өчен 4 мең тонна боз кайтарылды. Һәрбер шакмак 50 килограммга якын авырлыкта. Тиздән бу аңлаешсыз боз конструкциясе чын сәнгать әсәренә әвереләчәк. 5 метр биеклектәге зур сарай булачак. Ә сарайны боз баһадиры саклый. Соңрак эшкә башка белгечләр – рәссамнар һәм электриклар киләчәк.
Боз фигурасын махсус Ватанны саклаучылар көненә ясыйлар. Шул уңайдан шәһәрдә беренче Россиякүләм ир-атлар фестивале узачак. Түбәнкамалылар өчен мастер-класслар, күргәзмәләр оештырачаклар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев