Карбыз сезоны ачылдымы?
Карбыз-кавын сатуда май аенда ук күренсә дә, аның сезоны җәй уртасы узгач кына башлана.
«Инде ашап карадык»
Безнең шәһәрдә дә Үзәк базарда, кибетләрдә карбыз-кавын инде күптән күренә. Бәяләре баштарак нык «тешләсә» дә, хәзер инде алай ук кесәгә сукмый. Сатучылар ышандыруынча, карбыз-кавын тәмле, Казахстаннан китерелгән. Бәяләре төрлечә. Әйтик, базарда кавынның бер килосы 60-70 сум булса, карбызныкы – 30-40 сум. Кибетләрдә бәяләр аерыла: карбызны 36 сумнан да, 28 сумнан да саталар, ә менә кавын хакы 80 сумга кадәр булырга мөмкин.
Тик сатып алырга иртәрәк түгелме? Бу хакта «Роспотребнадзор» идарәсенең Түбән Кама бүлеге начальнигы Рөстәм Изиятуллиннан сорадык.
– Карбыз-кавын сезоны инде башланды. Шикле урыннардан алып, агуланмас өчен, аларны стационар сәүдә урыннарыннан гына алырга киңәш итәм. Анда сатыла торган җиләк-җимешләр нитратларга һәм башка химикатларга ныклы тикшерү үтә. Ә юл буенда яки урам чатларында сәүдә итүчеләрнең тикшерүчеләрдән тиешле рөхсәт кәгазьләре булмаска мөмкин. Әгәр андый урыннардан карбыз сатып алып агулансагыз, гаеплене табу авыр. Шикләнсәгез, сатучыдан ул сата торган карбыз-кавынның тикшерү үткән беркетмәсен сорап карый аласыз, – дип аңлатты ул.
Ә түбәнкамалылар карбыз ашый башлаганмы соң? Бу хакта аларның үзләреннән сорашып белештек.
– Быел инде карбызны берничә мәртәбә алып ашадык. Берсе алай ук тәмле чыкмады. Ә соңгысы бик ошады. Тик шулай да иң тәмле карбыз – август аенда була. Кисәтеп торсалар да, узган ел юл буенда сатып торучылардан да алган булды. Алай агуланмадык, – ди Алсу Галимова.
– Юк, әле карбыз татып карамадык. Без аны сентябрь аенда гы-на ашый башлыйбыз. Үзебез дә бакчада карбыз үстерәбез. Тик сатудагы карбыз барыбер тәмлерәк. Аны ел саен ала торган таныш сатучылардан гына алабыз, – дип үз фикерен белдерде Фәридә Хисамова.
Сайлый белергә кирәк
Ел саен карбыз-кавын сатып алу турында киңәшләрне биреп барсак та, быел да бу хакта берничә сүз язып китәбез. Алар бик гади: чамасыз зур карбыз һәм, киресенчә, бик кечкенәне дә алырга кирәкми. Артык зур карбызны ясалма рәвештә үстергән, ә кечкенәсе өлгермәгән, балсыз булуы мөмкин. Карбызның авырлыгы биш-җиде килограмм чамасы – иң яхшысы. Карбызларның да җенесе барлыгын онытмагыз. «Малайлар» – зур, озынча, ә «кызлар» – кечерәк һәм шарсыман. «Кыз» карбызлар тәмлерәк һәм баллырак була. Һәр карбызның койрыгы булырга тиеш. Әгәр койрык сары һәм корыган икән, мондый карбызны курыкмыйча сатып алыгыз. Кемнәрдер карбызны шакылдатып карап та өлгергәнлеген чамалый. Өлгергән карбызга шакылдаткач, артык тавыш чыкмый, өске һәм аскы якларыннан кысып карасаң, шыгырдап куя. Кайбер сатучылар үз товарларын рекламалау максатыннан карбызны кисеп куялар. Белгечләр мондый җиләкне алмаска киңәш итә. Чөнки карбыз нинди пычак белән киселгәне билгесез, өстәвенә ачык һавадагы карбыз бар зарарлы матдәләрне үзенә сеңдерүчән.
Белгеч кисәтә
«Роспотребнадзор» түбән-камалыларга эссе вакытта дөрес туклану кагыйдәлә-рен аңлата.
Җәен аз калорияле ризык ашарга кирәк. Бигрәк тә, ысланган, кыздырган һәм майлы ризыктан баш тарту хәерлерәк. Ит урынына балык һәм диңгез ризыклары сатып алыгыз. Ашау вакытын күчерегез, көндез җиңелчә генә капкалап, төп ризык иртән һәм кичен генә булсын. Витаминнарга бай яшелчә һәм җиләк-җимеш турында онытмагыз.
Көненә 1,5 литрга кадәр сыеклык – минераль су, җиләк суы, чәй, компот һ.б. – эчәргә кирәк (табиб белән киңәшләшергә онытмагыз). Ләкин шикәр күп булган газлы эчемлекләрдән, энергетиктан, хәмердән баш тартыгыз.
Юл буендагы сәүдә урыннарыннан ризык сатып алмагыз. Кибеттә суыткыч эшләргә, сатучы тиешенчә киенергә тиеш, шикләнсәгез, продукциягә документларын сорарга оялмагыз.
Әлбәттә, гигиена турында да онытмау мөһим. Ризык әзерләү һәм ашау алдыннан кулларыгызны юыгыз, балаларыгызның кулларын юдырыгыз. Тиз бозыла торган ашларны суыткычта сакларга яки сатып алуга ук ашарга кирәк.
Илһамия Гаффарова
Фото https://pixabay.com сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев