«Һәркемгә дә бирелмәгән яшәү-күкрәүләргә тиң гомер...»
Түбән Камадагы бик күп архитектура объектына аның күңел җылысы сеңгән, гаҗәеп бай иҗат дөньясы чагылыш тапкан.
Исемен ак калабыз елъязмасына алтын хәрефләр белән язар өчен аңа Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркын төзү дә җитәр иде, мөгаен. Ә аның башкарган хезмәтләре берничә кеше гомеренә җитәрлек. Күренекле архитекторны шәһәр музеенда шәхси күргәзмәсе ачылу белән котларга килгән Түбән Кама районы башлыгы урынбасары Марина Камелина да, Фирдәвис Ханов исеме инде күптән калабызның брендына әйләнде, дип юкка гына әйтмәгәндер.
Мин — Түбән Кама кызы. Үз шәһәремдә һәр урам, йорт, үткән берсен сәламләп, кул изәп калган агач, чәчәк якын, газиз миңа. Берсеннән-берсе матур парк-скверлары, яшеллеккә күмелеп утырган урамнарын иңләгәндә, күңелемә аңлатып бетермәслек рәхәтлек, көч алам. Менә ул шәһәр уртасында тирә-якка нур бөркеп торган Җәмигъ мәчете, Җиңү Монументы, Кызыл Чишмә бистәсендәге «Изгеләр чишмәсе» комплексы, Яр буе, ЗАГС, Г. Тукай, Б. Урманче, Е. Королевка куелган һәйкәлләр... Бала вакытта боларны кем ясаган, дигән уйлар башка да килеп карамагандыр. Бүген инде әлеге һәм шәһәрдәге башка бик күп бина-корылмаларның архитектор Фирдәвис Хановның иҗат җимешләре булуы турында китапханәбезгә килгән егеткызларга сөйлим. Алар исә тын да алмый тыңлый. «Яшьлек урамында урнашкан «Теремок» та аныкы. Әлеге бинаның нотариаль контора икәнлеген белгәч гаҗәпләнүемне күрсәгез!.. Балачакта ул миңа әкияттәге гномнар яши торган урын булып тоела иде чөнки», — дим. Алар рәхәтләнеп көлә, Түбән Кама — Татарстанның йөзек кашы, ә Фирдәвис Ханов — шәһәребез горурлыгы, дигән фикерем белән килешәләр.
«Минем өчен дөньядагы иң гүзәл кала ул», — ди Фирдәвис абый үзе дә шәһәребез турында. Шулай булмыйча: Чулман буе каласына бар булмышын багышлаган, аның үсешенә, кабатланмас йөзен булдыруга үзеннән зур өлеш керткән шәхес бит ул! РФ һәм ТРның атказанган архитекторы, СССР, РФ, ТР Архитекторлар советы әгъзасы, Россия баш архитекторларының «Кентавр» алтын билгесе иясе, Түбән Каманың Мактаулы гражданины, Г. Тукай бүләге лауреаты... Хәер, мактаулы исемнәрен, дәрәҗәләрен санап торуның кирәге дә юктыр. Аның исемен шәһәребездә генә түгел, Татарстанның башка почмакларында да яхшы беләләр.
Түбән Камадагы бик күп архитектура объектына аның күңел җылысы сеңгән, гаҗәеп бай иҗат дөньясы чагылыш тапкан. Ә ул проектлаган бина-йортларны саный китсәң... Билгеле инде, күргәзмәгә шуларның кайберләренең генә фотолары тәкъдим ителгән иде, барысын да сыйдыру мөмкин булмаган.
Чара Фирдәвис Гайнетҗан улының һөнәри эшчәнлегенә 45 ел тулу һәм быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булуы уңаеннан оештырылды. Залга архитекторның якыннары, дуслары, хезмәттәшләре һәм, гомумән, иҗатын, үзен якын күреп, хөрмәт иткән түбәнкамалылар килгән иде. Һәркайсының әйтер сүзе, уртаклашыр хатирәсе бар. Мактау, рәхмәт сүзләре дә күп яңгырады. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай бүләге иясе Розалина Шаһиева исә Фирдәвис Хановны Түбән Камада татар мәдәниятенең оазисын тудырган кеше дип атады. «Түбән Кама кебек милли йөзле шәһәр Татарстанда башка юктыр. Һәр почмагында татар рухы сизелә, һәм монда Фирдәвис Гайнетҗан улының тырышлыгы бик зур», — диде Казан кунагы.
Татарстан Төзелеш һәм архитектура министрлыгының ветераннар советы рәисе урынбасары Валерий Хәмитов та буш кул белән килмәгән. Ул ТР Аксакаллар шурасының иң зур бүләге саналган «ТРның мактаулы шурасы» медален иясенә тапшырды.
Фирдәвис абыйның шәһәребездә Актаныш якташлык җәмгыятен оештырып, аның җитәкчесе булуын да әйтеп китү артык түгелдер. Гомеренең мәгънәле еллары Түбән Камада үтсә дә, ул бүген дә туган ягына эзне суытмый, Актанышым, дип җан атып яши. Ямьле Агыйдел буйларының матурлыгын күңеленә сеңдереп үскән һәм башкаларны да шушы гүзәллекне күрергә өйрәтеп яшәүче егетне актанышлылар ярата, хөрмәт итә. Бу турыда үз чыгышларында да әйттеләр. Шагыйрә Рәмзия Вәлиева якташын шигъри юллар белән тәбрикләде.
Хезмәттәше, Баулы, Яр Чаллы, Әлмәт шәһәрләренең баш архитекторы булып эшләгән Алмаз Идрисов фикеренчә, бүген Фирдәвис Гайнетҗан улы кебек үз эшенә мәҗнүндәй гашыйкларны табу бик кыен. «Без аның белән күп еллар дәвамында иңне-иңгә куеп эшләдек. Аның кебек үз һөнәрен бар җаны белән яратучы кешене мин башка белмим», — диде ул.
Милләт гаме — яшәешенең яме, тормышының мәгънәсе, дип тә нәкъ менә Фирдәвис Гайнетҗан улы кебекләр турында әйтәләрдер. Очрашуга килгән кунаклар аның милли җанлы шәхес булуына да басым ясады. Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры вазифасына алынуы да туган тел, милләт мәсьәләләре белән янып-көеп яшәвеннән бит. Кайда гына чыгыш ясамасын, ул татар телендә горурланып сөйләшә. Туган теленә булган мәхәббәтен балалары, оныкларында да тәрбияли алуы аерым соклану хисе уята.
Чараның сценариен Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина язган, кичәне дә ул үзе «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Наил Мосыйфуллин белән бергәләп алып барды. Бәйрәм кичәсе җырмоңга да бай булды. Илһам Хисмәтуллин, Илшат Хәбибуллин, Рөстәм Әсәдуллин чыгышлары аны яңа төсләр белән баетты.
«Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән...» Очрашу тәмамланып, кайтырга чыккач, ни өчендер, күңелемә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың әнә шушы шигъри юллары килде. Әйе, Фирдәвис Хановның шәһәребез, республикабыз өчен башкарган эшләре бихисап. Ә башкарасылары тагын да күбрәк. Үзе әйткәнчә, аның әле яшь һәм егәрле чагы!
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Альберт Муклаков фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев