Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Газ хуҗалыгы хезмәткәрләре торак йортлардагы газ җиһазларының техник төзеклеген тикшерә башлаган

Пандемия чорында күп кеше үзе дә кунакка бармый, читләрне генә түгел, туганнарын да кертми башлады. Шуңа күрә слесарьларны кертергә теләмәүчеләр дә бар икән.

«Ул кеше ничә фатирга кереп, ничә ишеккә тотынган. Аралашкан кешеләре арасында чирләүчеләр дә булса? Мин аларны кертергә теләмим», – дип социаль челтәрләрдә язучылар булды.
Әмма газ плитәләре тикшерелеп торырга тиеш, чөнки газ җиһазы төзек булмаган очракта аның нәтиҗәсе бик аяныч тәмамланырга мөмкин. 25 майда Казандагы йортларның берсендә газ шартлап, фатир хуҗасы зыян күргән, ул хастаханәдә ята.
«Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте слесаре Людмила Лукина фатирларга керер алдыннан перчаткаларны һәм битлекләрне алыштырып тора, антисептик белән эшкәртә. Газ плитәсен тикшерүгә уртача 20 минут вакыт кирәк икән. Сүз уңаеннан, планлы тикшерү вакытында төзексезлекләр, кимчелекләр еш очрый. Белгеч аларны күрүгә шунда ук төзәтә, ә плитә куллануга яраксыз булса, алыштыруга күрсәтмә язып калдыра.
«Балалар өйгә беркемне дә кертергә кушмый, әмма газ хезмәтеннән булгач кертәм инде, документларын да карадым. Телевизордан ни генә күрсәтмиләр. Куркыныч бит», – дип фатир хуҗасы Асия Миңнеханова.«Түбән Кама газы» газ җиһазлары хезмәте начальнигы Ландыш Җаббарова әйтүенчә, быел белгечләр 87520 фатирны йөреп чыгарга тиеш. Тикшерү вакыты турында игълан подъездларга 2-3 көн алдан эленә. Ә менә өйдә булып та, кертмәүчеләр 1-2 сумга штрафка тартылырга мөмкин. Узган ел өч кеше административ җаваплылыкка тартылган.
«Безнең эшебезне хөрмәт итегез. Берничә тапкыр килергә мәҗбүр итмәгез. Өйдә булмасагыз, ачкычны туганнарыгызга, күршеләргә калдырыгыз яки 8(8555)43-18-23 номерына шалтыратып, аерым вакыт турында сөйләшегез», – дип мөрәҗәгать итә Ландыш Җаббарова.

Газ приборларына хезмәт күрсәтүче / фото ntr-24.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев