«Гаилә» паркы нинди булыр?
Түбән Кама кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм бәйгедә катнаша.
Уңайлы шәһәр мохите проектлары конкурсында җиңү яулаган очракта, «Гаилә» паркы зур үзгәрешләр кичерәчәк.
«Гаилә» паркын шәһәребезнең йөрәге дип атасак, бер дә ялгыш булмас. Нинди яшьтә булуга карамастан, күпләр анда ял итәргә ярата, балалары белән килә, спорт белән шөгыльләнә, концертлар карый. Бу паркның киләчәктә нинди булачагын шәһәр кешеләре үзләре хәл итә ала. Ничек? Әлбәттә, үз тәкъдимнәре, идеяләре белән бүлешеп.
Түбән Камада узган халык белән гавами фикер алышуларның максаты шул иде. Анда шәһәрнең Мактаулы гражданнары, бизнес, төрле оешма-предприятие вәкилләре, яшьләр, өлкәннәр, гади түбәнкамалылар катнашты. Иң баштан очрашуга җыелган халыкны «Море» концептуаль бюросы белгечләре, архитекторлар сәламләде. Паркның проекты өстендә нәкъ менә алар хезмәт куя. «Проект эшләре иң беренче тәкъдимнәр туплаудан башлана. Ягъни, бу өстә хәл ителә торган сорау түгел, ә нәкъ менә гади халык фикерен исәпкә алып эшләнелә. Биредә яшәүчеләр буш вакытларын паркта уздыруны ничек күз алдына китерә? Нинди ихтыяҗларны канәгатьләндерергә мөмкин? Болар барысы да исәпкә алына. Барлык фикерләр тупланып беткәч, без һөнәри яктан проектка нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеген карыйбыз, аның йомгаклау вариантын булдырабыз», — ди архитектура бюросы җитәкчесе Виктория Сәлахова.
Җыелган халык, төркемнәргә бүленеп, паркның модернизация концепциясен булдырдылар. Шуны әйтеп узарга кирәк: үзгәрешләр башлыча паркның Шинчылар урамына караган территориясенә кагылачак, паркның дәвамы булып торачак. Сүз «Манзара» сәүдә үзәгеннән алып, Вахитов проспектына таба, трамвай юллары уза торган, бүгенге вакытта буш булган мәйданчык турында.
Җыелган халык алдында торган төп максат — түбәнкамалыларны һәм кунакларны елның 365 көнендә дә җәлеп итәрлек иҗтимагый киңлек булдыру. «Без, иң беренче чиратта, биредә фестиваль мәйданчыгы булдырырга ниятлибез. Шулай ук, мастер-план нигезендә, әлеге территориядә мәдәни үзәк төзү һәм күл булдыру планлаштырыла. Бу паркны зур киләчәк көтә», — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.
Күл темасы күпләрне җәлеп итте. Ясалма сулык янында ял итү, утырып ашап алу, барбекю зоналары, гомумән алганда, буш вакытны гаилә белән күңелле уздыру турында бик күп фикерләр килеп иреште. Күлдә ут бизәлеше булдырып, матур көйләр дә яңгырап торса, Мәскәүдән ким булмаячак, дигән тәкъдимнәр яңгырады. Ә кышкы вакытта биредә шугалак оештырырга да мөмкин булачагын ассызыкладылар.
Һәр өстәл дә актив эш алып барды. Үз концепцияләрен алар соңыннан бар халыкка тәкъдим итте. «Бездә кул эшләре осталары бик күп. Алар өчен аерым бер мәйданчык булдырырга иде. Биредә күргәзмәләр өчен урын булсын иде. Балалар өчен осталык дәресләре дә оештырып булачак», — дигән фикер белдерделәр бер өстәл артында утыручылар.
«Паркта йөгерү юллары, велосипедта йөрүчеләр өчен аерым киң юллар булдырга кирәк, алар коляска белән килгән әниләргә, балаларга, җәяүлеләргә комачаулык тудырырга тиеш түгел», — дип, фикерләре уртаклашты тагын бер өстәл вәкилләре.
Ә бер өстәл артында мәдәният, сәнгать, белем бирү өлкәләрендә эшләүчеләр җыелган иде. Алар паркның киләчәген милли яктан баету турындагы тәкъдимнәрен әйттеләр. «Без паркта милли татар йорты булдырырга тәкъдим итәбез. Аны үз музее, остаханәләре, чәйханәсе булган урын итеп күрәбез. Шушында ук үзебезнең милли гореф-гадәтләрне, йолаларны да күрсәтеп булачак. Аларны саклау юнәлешендә эшләү өчен бик яхшы җирлек булыр иде ул», — ди чарада катнашучы Гөлназ Сафиуллина.
Яшьләр дә зур активлык күрсәтте. Шәһәрнең волонтерлык үзәге вәкилләре дә үз фикерләре белән уртаклашты. «Паркта яшь буын өчен мәйданчыклар күбрәк булсын иде. Безнең уйлавыбызча, булган бау паркын (веревочный парк) тагын да зурайтырга, балалар өчен генә түгел, төрле яшьтәге кешеләр өчен җайлаштырып ясарга була. Тагын картинг мәйданчыгы, ачык һавада кинотеатр ясарга тәкъдим итәр идек», — ди Әмил Нәбиуллин.
Фикер алышу ике сәгатьтән артык барды. Барлык тәкъдимнәр дә проектны әзерләүче архитекторларга барып иреште, теркәлде һәм киләчәктә исәпкә алыначак. Конкурста җиңү яулаган очракта, проектны тормышка ашыру өчен 100 миллион сум күләмендә федераль грант бүленеп биреләчәк. 300 меңләп халкы булган шәһәрләр категориясендә быел бу бәйгедә Татарстаннан ике шәһәр катнаша. Бу юлы Түбән Каманың көндәше — нефтьчеләр шәһәре Әлмәт.
Фотолар шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев