Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Факел», «Дружба» һәм «Алмаш» спорт комплекслары ремонтланачак һәм шәһәр карамагына күчәчәк

Түбән Камада «Нефтехим»ның «Факел», «Дружба» спорт комплекслары hәм «Алмаш» базасы шәһәр карамагына күчәчәк.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин хәбәр итә.

«Әлеге объектларның шәһәргә тапшырылуы турында килешенде. Тик ремонт ясалгач кына. СИБУР компаниясе әлеге мәйданчыкларны төзекләндерергә әзер дип белдерде. Без хәзер концепт-план әзерлибез һәм быел бу комплексларны модернизацияли башларбыз дип өметләнәм. Алар 20-30 ел ремонт күрмәгән. Объектлар тулысынча шәһәр инфраструктурасында калачак», — дип белдергән Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев