Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Ел ахырына кадәр Түбән Камада тагын 102 видеокүзәтү камерасы барлыкка киләчәк

Хәзер шәһәрдә 87 камера эшли.

Түбән Камада видеокүзәтү камераларын урнаштыру дәвам итә. Хәзер шәһәрдә 87 камера эшли, шуларның 27се быел урнаштырылган. Ә ел ахырына кадәр тагын 102 гаджет барлыкка киләчәк. Мондый чаралар хакимиятләр тарафыннан шәһәрне мөмкин кадәр куркынычсыз итү өчен күрелә.

«Бүгенге көндә Түбән Кама районы территориясендә 4150 камера урнаштырылган. Эш өч программа буенча алып барыла: «Имин ишегалды» — күпфатирлы йортлардагы камералар, «Җәмәгать киңлекләре» — парклар һәм скверлар, «Куркынычсыз шәһәр» программасы — республика финанслау чыганагы, — дип аңлатты Түбән Каманың «Мәгълүмат үзәге» директоры Максим Шаронов.

Шулай ук башка программалар буенча камералар белән җиһазландыру дәвам итә — бу ишегалларында һәм шәһәр паркларында куелачак аппаратура.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев