Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быел Түбән Камада юлларны ремонтлауга 2 млрд сумга якын акча бүлеп бирелгән

Быел барлыгы 10 километрдан артык юл капиталь төзекләндереләчәк.

Түбән Камада Тынычлык проспекты буенча боҗрада, шулай ук Вокзал урамында һәм башка участокларда юлны капиталь ремонтлау дәвам итә. Быел бу максатларга 2 млрд сумга якын акча тотылачак.

Тынычлык проспектындагы боҗрада эш тәүлек әйләнәсе кайнап тора. Төзүчеләр иске асфальт катламын салдыралар. Биредә 2 километр участок тәртипкә китереләчәк: Тынычлык проспекты — Төзүчеләр проспекты боҗрасыннан Тынычлык проспекты — Вахитов проспекты боҗрасына кадәр. Монда юл полотносын алыштыралар, ливневкалар ясыйлар, урамның ике ягында җәяүлеләр һәм велосипед юллары булдыралар, светофорларны һәм автобус тукталышларын алыштыралар.

Вокзал урамында ремонт дәвам итә — бу икенче этап. Ул Вокзал урамы — Корабельная урамы боҗрасыннан Вокзал урамы — Төзүчеләр проспекты боҗрасына кадәр участогында эшләр башкаруны күздә тота. Проектны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 181 млн сум акча бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта эшчеләр монда асфальт-бетон катнашмасының аскы катламын тигезләгәннәр һәм монолит бордюрлар урнаштырганнар. Алга таба биредә шулай ук велосипед юллары һәм тротуарлар төзиячәкләр.

Түбән Камада бер үк вакытта берничә урамда юлларга капиталь ремонт ясала. Быел барлыгы 10 километрдан артык юл капиталь төзекләндереләчәк. Вокзал урамында һәм Вахитов проспектында ремонт «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты хисабына алып барыла. Калган участоклар капиталь ремонт программасы хисабына төзекләндерелә. Барлык эшләрнең гомуми суммасы 2 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев