Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бертөрле бизәлештә булачак

Түбән Камада яшь тамашачы театрын, музыка көллиятен һәм Халык иҗаты йортын бердәм концептуаль ансамбльгә берләштерәчәкләр.

Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятендә күптән түгел генә капиталь ремонт башланды. Хәзер өченче катта эшләр бара. Аннан соң төзүчеләр икенче һәм беренче катларга күчәчәк. Капиталь ремонт өчен 130 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчаларга көллият бинасының тәрәзәләрен, ишекләрен һәм инженерлык челтәрләрен алмаштырачаклар.

Көллият бинасының дүртенче катында 1 нче балалар музыка мәктәбе дә урнашкан. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин бинаны карап чыккач, аны ремонтлау өчен җирле бюджеттан тагын 20 миллион сум акча бүлеп бирүне йөкләде: «Без бу комплекс бердәм ансамбль кебек эшләсен өчен музыка мәктәбен дә ремонтларга дигән карар кабул иттек. Колледж алдындагы территорияне тәртипкә китерү нияте дә бар. Бу музыкаль юнәлеш белгечләрен әзерләүнең иң яхшы мәйданчыкларының берсе булыр, дип уйлыйм», — диде ул. 

Түбән Кама мэры шулай ук «Җәлил» театр комплексыннан алып, Халык иҗаты йортына кадәр булган барлык биналарның бер стильдә булачагын ассызыклады. Шул ук вакытта һәр объектның үз «йөзе» булачак. 

«Без бу территориянең бердәм дизайны булырга тиеш дип килештек, ләкин һәр учреждениенең үз дизайн коды булырга мөмкин. Гомумән алганда, бу бердәм ансамбль булачак. Безнең бурыч — барысын да тәртипкә китерү һәм шәһәрне матурлау», — диде Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев