Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу өчен бүген озын чиратларда тору кирәкми. Гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында бирергә була.
Әлеге документның тулы исеме «Справка о наличии (отсутствии) судимости и (или) факта уголовного преследования или прекращении уголовного преследования».
Түбән Камада
Белешмә алу өчен паспорт һәм СНИЛС белән Түбән Кама районы...
Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу өчен бүген озын чиратларда тору кирәкми. Гаризаны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында бирергә була.
Әлеге документның тулы исеме «Справка о наличии (отсутствии) судимости и (или) факта уголовного преследования или прекращении уголовного преследования».
Түбән Камада
Белешмә алу өчен паспорт һәм СНИЛС белән Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсендә заказ бирергә була. Адресы: Яшьләр урамы, 27нче йорт, 101нче бүлмә.
Кабул итү вакыты: көн саен (9.00-17.00 сәг.), шимбә (9.00-12.00 сәг.) өстәмә мәгълүмат алу һәм алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555)49-24-53. Шалтыратулар көн саен 8.00-17.30 сәгатьтә (төшке ял вакыты: 12.00-13.30), шимбә 8.00-14.00 сәгатьтә кабул ителә.
Белешмәне шулай ук күпфункцияле үзәктә - Мәктәп бульвары, 2а йортында алып була. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, шимбә (8.00-17.00 сәг.), сишәмбе, пәнҗешәмбе (10.00-19.00 сәг.), җомга (7.00-16.00 сәг.). Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8555)49-92-99, 8(8555)-49-92-88.
Кама Аланында
Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу өчен Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең «Камско-полянский» терәк пунктына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Пионер урамы, 1нче йорт (1нче кат, дежур часть). Белешмәләр өчен телефоннар: 8(8555)-33-70-42; 33-62-02; 02.
Хөкемгә тартылу-тартылмау турында белешмә алу буенча Түбән Кама районы эчке эшләр идарәсенең мәгълүмат бүлеге начальнигы Сергей Геннадьевич Крупин җаваплы. Телефон номеры: 8(8555)49-24-53. Гражданнарны кабул итү вакыты: көн саен (9.00-17.00 сәг.), шимбә (9.00-12.00 сәг.). Адрес: Яшьләр урамы, 27нче йорт, 101нче бүлмә.
Күпфункцияле үзәк адресы: Түбән Кама районы, Кама Аланы поселогы, 2/01нче йорт. Эш вакыты: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга (8.00-17.00 сәг.), сишәмбе, пәнҗешәмбе (8.00-19.00 сәг.), шимбә (8.00-13.00 сәг.), якшәмбе - ял көне.
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.
Рәсем pravo.moe сайтыннан алынды.
Нет комментариев