Яңа үзгәрешләр гамәлгә керде
1 октябрьдән түбәнкамалылар тормышында яңа үзгәрешләр барлыкка килде. Бу яңа законнарның тормышка ашырылуы белән бәйле. Иң мөһимнәренә күз салып узыйк.
Юл кагыйдәләрен бозып, штраф түләргә теләмәгән автомобиль йөртүчеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Элек штраф күләме 10 мең сум һәм аннан артык җыелган булса, чит илгә бару...
Яңа үзгәрешләр гамәлгә керде
1 октябрьдән түбәнкамалылар тормышында яңа үзгәрешләр барлыкка килде. Бу яңа законнарның тормышка ашырылуы белән бәйле. Иң мөһимнәренә күз салып узыйк.
Юл кагыйдәләрен бозып, штраф түләргә теләмәгән автомобиль йөртүчеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Элек штраф күләме 10 мең сум һәм аннан артык җыелган булса, чит илгә бару авырлаша иде. Хәзер исә бу сумма 30 меңгә кадәр арта. Чит илгә барып ял итсеннәр өчен халкыбызга нинди мөмкинлекләр бирелә!
1 октябрьдән төрле дәүләт һәм муниципаль медицина учреждениеләре җитәкчеләре һәм урынбасарларының яше 65тән артмаска тиеш. Бу яшькә җиткәч, алар квалификацияләренә туры килерлек урынга күчерелә (үз ризалыклары белән, әлбәттә).
Ерак Көнчыгыш федераль округыннан җир кишәрлеге алырга теләүчеләр өчен яңа мәйданнар җитәрлек. Аучылык урманнары һәм урман фондларыннан гражданнар өчен 120 миллион гектар бүлеп бирелгән.
Эшмәкәрләр игътибарына! Узган елда кереме 40 миллион сумнан артык булганнар «Мир» түләү карталарын куллануны тәэмин итәргә тиеш.
Сатуга товарны чит илдән кайтартучылар өчен tax free системасы эшли башлады. Аның ярдәмендә өстәмә бәя салымын (ндс) - гомуми хактан 18 процентын кайтарырга мөмкин булачак. Әмма компания операторлары үз хезмәте өчен шул салымнан хакын алачак.
Узган ел исә закон чыгаручылар бөтенләй башка нәрсәләр турында уйлаган. Мисал өчен, 2016 елның 1 октябреннән дарулар җитештерү өчен чит илдән кайтартылган чимал салымнан азат ителеп, бәясе шул килеш калыр яки хәтта очсызланыр дип көткәннәр иде. Дару җитештерүчеләр (әллә даруханәләрме) бу турыда ишетмәгәннәр булса кирәк. Бигрәк тә, кискен йогышлы инфекция һ.б. еш очрый торган авырулардан булганнарының хаклары сезонында бермә-бер артты.
Хезмәт хакы бирү өчен яңа кагыйдәләр кабул ителде. Хәзерге вакытта алар уңышлы гына эшли. Ә менә кагыйдәләрне бозып яки хезмәт хакын түләмәүче җитәкчеләргә карата каты җәза кулланылачак дигәннәре... Һәрхәлдә, шәһәребездә айлар буе акчаларын ала алмыйча интегүчеләр җитәрлек.
Кәрәзле челтәр бәясе кимиячәк дигән сүзләре дә рас килмәде. Хәзер бары тик сөйләшү өчен түләү юк. Телисеңме-теләмисеңме, һәр тарифта интернет өчен бәя дә кертелгән.
Быел исә законнар масштаблырак. Телисең икән - чит илдән товар кайтар, телисең икән - Ерак Көнчыгыштан җир ал...
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев