Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башкарма комитет: Түбән Камада әлегә җылытуны сүндерергә иртәрәк

Йортларга җылы бирү уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән төшмәгән очракта туктатыла.

Түбән Камада җылыту сезонын тәмамларга әле иртәрәк, чөнки кирәкле температура күрсәткечләренә ирешелмәгән. Көндезге сәгатьләрдә кояш кыздырса, төннәрен әле салкын, ә атна ахырында синоптиклар салкын һава торышы вәгъдә итә.

Бу хакта туры эфир барышында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Зарипов сөйләде.

Ул искәрткәнчә, йортларга җылы бирү уртача тәүлеклек температура 5 көн дәвамында +8 градустан түбән төшмәгән очракта туктатыла.

Җитәкче җылы бирүне апрельнең егермеләрендә — май башында туктатырга мөмкин булыр дип фаразлый. Шулай да барысы да һава шартларына бәйле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев