Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башта куып чыгармаска өйрәник

«Туган як»ның узган елгы 13 декабрь санында «Песиләргә тимәгез!» дигән мәкалә басылган иде. Шуңа карата үз фикеремне белдерергә телим. Чыгышым буенча авыл кешесе буларак, миңа йорт хайваннары бик якын. Эт белән мәчене ачлык һәм сугыш елларында да асрадык, булдыра алганча тәрбияләдек, урамга куып чыгармадык. Бүреләр, салам түбәне тишеп өйалдына керә...

«Туган як»ның узган елгы 13 декабрь санында «Песиләргә тимәгез!» дигән мәкалә басылган иде. Шуңа карата үз фикеремне белдерергә телим.
 
Чыгышым буенча авыл кешесе буларак, миңа йорт хайваннары бик якын. Эт белән мәчене ачлык һәм сугыш елларында да асрадык, булдыра алганча тәрбияләдек, урамга куып чыгармадык. Бүреләр, салам түбәне тишеп өйалдына керә башлагач, терлекләрне үзебез яши торган 4х4 метрлы өйгә сыендыра идек. Сыерыбыз да шунда ук торды.
 
Ул елларда урамда түгел, өйдә дә ризык аунап ятмады. 1953 елда мәрхүм булган әбиемне яхшы хәтерлим, берәр валчык ризыкны ялгыш кына идәнгә төшерсәң дә, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шелтә белдерә, моның өчен Аллаһының рәнҗеше төшәсен, дип әйтмичә калмый иде. Урыны оҗмахта булсын! Әле хәзер дә, Аллага шөкер, ризыкның кадерен беләбез.
 
Ул заманнар күптән артта калды, хәзер - гел киресе. Крестьян маңгай тире түгеп үстергән икмәкнең кадере бетте.
 
Элекке ачлык елларда төшкә дә кермәгән ипиләрнең, ап-ак калачларның урамда аунап ятканын күргәч, күңел сыкрап куя. Кайчак, урамга йөрергә чыккач, канализация коеларының чуен капкачлары өстендә тау-тау ботка, икмәк, ит һәм башка ризык күреп, йөрәк әрни. Боларны, янәсе, хуҗасыз җан ияләренә шулай чыгарып өйгәннәр. Мәгънәсезлек бит бу, җәмәгать! Кая монда ризыкның кадере?! Ул җан ияләрен урамда ашатырга түгел, ә урамга чыгарып ташлап, анда үрчергә юл куймаска кирәк.
 
Бу уңайдан, күңелемдә сакланып калган бер вакыйганы язып узыйм әле. 1977 елда Рига шәһәренә барырга туры килде. Каланың бер мәйданында, кирәкле кешене көтеп утырганда, Совет чорында бик күп пешерелә торган тугыз тиенлек ике күмәч алдым да, эскәмиядә утырган килеш кенә капкалый башладым. Аяк астында буталып йөрүче әрсез күгәрченнәргә дә бер-ике чеметем генә өлеш чыгардым. Шунда, янәшәдән узып баручы ике-өч туташ, бу хәлне күреп, миңа нәфрәтләнеп, шелтәләп тә алдылар. Соңыннан белештем, аларда урамдагы бер файдасыз сукбай җан ияләрен ипи белән туйдыру башка сыймаслык тәрбиясезлек икән. Шул чакта, ипекәйнең кадерен беләләр икән монда, дип уйлап куйган идем.
 
Сукбайлык кешеләрне дә хайваннарны да хәерлегә илтми ул. Өере белән йөргән этләрнең кешеләрне тешләү очраклары да ишетелгәләп тора. Хуҗасыз песиләрдән тимерәү йоктырган балаларны үземнең дә күргәнем бар... Лира ханым да хаклы кебек: тере җан ияләре бит, кызганыч. Без кайчак шундый гуманлы булып куябыз ки, кешеләргә карата күрсәтмәгән мәрхәмәтлелекне, кадер-хөрмәтне дүрт аяклы дусларыбызга күрсәтәбез. Тик, шулай да, йорт подвалы ул су, җылылык, канализация җиһазлары урнаштырып, аларны тәртиптә, чисталыкта, төзеклектә тотар өчен каралган. Сукбай җәнлекләргә шунда үрчергә юл куябыз икән, анда тәртип булмаячак. Шуңа күрә бу очракта йорт идарәсенә сүз тидерүне урынлы санамыйм. Әле хәзер, Аллага шөкер су, җылылык, канализация мәсьәләләре йортлар идарәсе тырышлыгы белән хәл ителә (безнең өчен бик арзан булмаса да).
 
Ә сукбай этләр, мәчеләр мәсьәләсенә килгәндә, алгансыз икән җан ияләрен, аларны яратыгыз, куып чыгармагыз. Һичюгы, яраткан хайваныгыз бик өметсез авырып китсә яки картайса һәм үзегезгә кирәге калмаса, ветеринар табиблардан аны «йоклату»ны сорагыз.
 
Урам буйлап табагытабагы белән калдык ризык чәчеп йөрү дә шәһәребезне бизәми. Аның санитар таләпләрләргә ничек туры килүен, медик буларак, Лира ханым үзе дә яхшы чамалыйдыр? Лемаев һәйкәле янында, шунда ук тезелеп торучы Җәлил мәдәният үзәге, транспорт тукталышы тирәләрен җәмгыятькә бер файдасыз ала карга, саескан, күгәрченнәр җыела торган урыннарга әверел-дереп бетерделәр. Монда санэпидемстанция белгечләре дә үз фикерләрен әйтергә тиештер, минемчә.
Фоат МИФТАХОВ,
пенсионер

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев