Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм алдыннан Түбән Каманы җыештыру өмәләренә 1 433 кеше чыкты

Узган атнада Түбән Камада 37 өмә узды.

Шәһәрнең микрорайоннарын җыештыруда 1 433 кеше катнашты, дип хәбәр итә ТОС советлары социаль челтәрләрдә.

Территорияләрне җыештыру вакытында махсус техника — ике «КамАЗ» һәм чүп-чар чыгару өчен җиде трактор арбасы җәлеп ителгән. Узган атнаның ахыргы өмәләре Студентлар урамындагы 9 нчы йорт ишегалдында, шулай ук 22, 27 һәм 29 нчы микрорайоннарда узды.

«Уртак тырышлык белән без шәһәребезне уңайлы, матур һәм чиста итәчәкбез», — дип ТОС советлары өмәләрдә актив катнашулары өчен шәһәр халкына һәм учреждениеләргә рәхмәт белдерде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев