25 декабрь Түбән Кама өчен – истәлекле көн
Бу көнне 60 ел элек бирегә Лениногорск шәһәреннән беренче төзүчеләр килгән.
Бүген мактаулы гражданнар аллеясендә бу вакыйгага багышланган митинг узды.
– Кыш бик салкын иде... Суны – Кызыл Чишмәдән, икмәкне Яр Чаллыдан китерә иделәр. Авыр булса да, кешеләр шәһәрне төзеделәр, – дип искә ала шәһәр музее директоры Галина Михайлова.
Ул 27 кешедән экскаваторчы Иван Коршин гына исән калды. Ветеран төзелештә беренче көнен әле дә хәтерли: Актүбәдә яшәвен, фатирда электр, радио булмавын...
Мактау тактасында исә шәһәребезнең 82 мактаулы гражданы фотосы эленгән. Беренче тапкыр бу исем 1981 елда 17 беренче төзүчегә бирелгән.
Фото: https://ntr-24.ru/
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев