Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

2024 елда Түбән Камада «Барс»лар каршындагы бульварны төзекләндерәчәкләр

Бульварны төзекләндерү өчен 4,1 меңнән артык түбәнкамалы тавыш биргән.

2024 елда Түбән Камада Менделеев исемендәге бульвар төзекләндереләчәк, ул «Барс» сәүдә үзәкләре каршында урнашачак.

«Градостроитель Нижнекамска» төркеме мәгълүматлары буенча, бульварны төзекләндерү өчен 4,1 меңнән артык түбәнкамалы тавыш биргән.

Бульвар территориясе шартлы рәвештә ике мәйданга бүленәчәк, алар аллеялар белән тоташачак. Шинчылар проспекты янында төп мәйданны урнаштырырга, ә «Бызов» базары янында сәүдә мәйданы куярга ниятлиләр.

Моннан тыш, төзекләндерү планнарына түбәндәгеләр керә:

  • төп мәйданда Дмитрий Менделеев һәйкәле белән керү төркемен урнаштыру, шулай ук чаралар үткәрү өчен урын, спорт һәм балалар мәйданчыгы ясау;
  • аллеяда төрле яшьтәге атынгычлар, эскәмияләр һәм арт-объектлар барлыкка киләчәк;
  • сәүдә мәйданында түгәрәк эскәмияләр урнаштырылачак, яшеллек булдырылачак.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев