17 һәм 18 сентябрь көннәрендә шәһәрдә нинди мәдәни чаралар була?
Ял көннәрендә Түбән Камада узачак чараларның афишасы.
17 сентябрь, шимбә
11.00 – Халык иҗаты йортында «Сүз көче» әдәби гаилә фестивале узачак. Чара турында тулырак сылтама аша үтеп яки sila-slova-fest.ru сайтында укырга була.
11.00 – Халыклар дуслыгы йортында «Самавыр янында утыру» музыкаль-уен программасы үткәреләчәк.
12.00 – «Альфа» мәдәният йортында «До чего дошёл прогресс» күңел ачу программасы hәм белгечләр турниры була.
13.00 – 38 нче китапханәдә «Миядзаки сәнгате» кинолекториясе узачак.
14.00 – Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Невероятные приключения смайлика» конкурс-уен программасы була.
15.00 – «Гаилә» паркында «Юл маҗаралары» юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча танып белү-уен программасы оештырылачак.
18 сентябрь, якшәмбе
11.00 – Халык иҗаты йортында «Сүз көче» әдәби гаилә фестивале була (2 нче көн).
11.00 – «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә Борис Житковның 140 еллыгына багышланган «Батыр үрдәк» дип исемләнгән чара үткәреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев