Яшьлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Кешеләр белән аралышырга яратам»
Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры коллективы яшь артистлар белән ел саен тулыланып тора. Кайберләре сәхнәдә балкый ук башлый, ә кайберләренә үз урыннарын табар, кабыныр өчен, вакыт яки үз роле кирәк. «Кызлар кызык итәләр», "Калдырма, әнием», «Озын-озак балачак» спектакльләрендә телисеңме-теләмисеңме, карашың Рәдис Гариповка туктала, аның хәрәкәтләре, сәхнәдә үз-үзен тотышы тамашачы игътибарын җәлеп итә. Ә күптән түгел ул «Озын-озак» балачак драмасындагы роле өчен «Тантана» премиясе номинантлары исемлегенә кертелгән, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтыннан махсус бүләккә ия булган. Сәләтле яшь актер белән без дә очрашырга булдык
-
Сыгылсаң да, сына күрмә, син бит җирнең бизәге...
Кайбер кешеләргә карыйсың да, авыр дип күренгән сынаулар үзеннән-үзе юкка чыга. Андый кешеләрнең берсе – Гөлнара Усманова.
-
Баян алыйк әле, дускай!
Нәфис Шәйдуллинны очраклы рәвештә Инстаграм челтәрендә күреп алдым. 16 яшьлек егет үзе баянда уйнап, татарча җырлар башкара. «Лайк» куючылар да, шәрехнамәләрдә матур теләкләр калдыручылар һәм мактаучылар күп үзе.
-
Батыр егет – ил күрке
Түбәнкамалылар Яр Чаллы шәһәрендә «Татар егете – 2021» республикакүләм бәйгесендә катнашып, җиңүгә ирешкән!
-
Үзләрен җитлеккән белгечләр буларак күрсәтә
Шәһәребездә «Абилимпикс» конкурсының төбәкара этабы узды. Исегезгә төшерәбез, бу бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле булган 14-65 яшьлек кешеләр катнаша ала.
-
Бала күңеленә ачкыч тапсаң...
Шәһәребезнең кино мәктәбе «Милли мультfest» республикакүләм балалар кинофестивалендә катнаша.
-
Уңышлары белән дәлилләп күрсәтәләр
Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәкара этабы үтте.
-
Күңел күзе белән күреп...
Медицина көллиятенең массаж ясау бүлмәсендә эш кызу – начар күрүче һәм күрмәүче студентлар массаж буенча гамәли дәрестә катнаша. Барлыгы 36 начар күрүче яки күрмәүче студент массаж ясау серләренә төшенә. Һәркем тырышып, алдында яткан кеше аркасын куллары белән «өйрәнә», «укый». Укытучылары һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, өйрәтеп, күрсәтеп тора. Бу җитди эшләреннән бераз аерып, студентлар белән булачак һөнәрләре турында сөйләшеп алдым.
-
Максатлары – бергәләп эшләү
Совет чоры тәмамлану белән өлкәннәргә игътибар, хөрмәт шактый кимеде. Кыргый 90 нчы елларда аларны кимсетергә дә күп сорамыйлар иде.
-
Яңа концерты булачак
Шәһәрдәшебез, музыкант Тимур Мөстәкыймов 2011 елдан бирле Америка Кушма Штатларында яшәп, эшли. Көзен ул туган ягына кайтып зур концерт та куеп киткән иде.
-
Йөзләгән кеше хезмәт куя
Түбән Камада Халыкара үзиреклеләр көне узды. Шәһәребездә үз эшчәнлеген 2009 елда башлап җибәргән бу хәрәкәт, бүгенге көндә бик актив.
-
Уңышка ирешкәннәр
Шәһәребезнең начар ишетүче студентлары Мәскәүдә узган «Абилимпикс» милли конкурсында җиңеп кайттылар.
-
Җаваплылык тәрбияләнә
Җирле хәрби комиссариат Татарстан кадет корпусында, армиядән кайткан егетләр белән очрашу оештырган.
-
«Тамашачыларның елаганнарын күрдем»
Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллияте студентлары һәм укытучылары, «Җырлыйк әле!» музыкаль тапшыруында катнашып, Татарстан Яңа Гасыр телевидениесендә чыгыш ясадылар.
-
Иң лаеклысы сайланды
«Түбән Кама студентлары лигасы» оешмасының яңа рәисе сайланды.