Көн вакыйгасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары Түбән Камада очрашты.
Түбән Камада «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды.
-
Түбән Камада беренче мобилизацияләнгәннәрне озатканнар
Шимбә көнне Түбән Камада беренче мобилизацияләнгәннәрне озатканнар.
-
Өлешчә мобилизация: кемнәрне алалар?..
Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков РФ Президентының өлешчә мобилизация турындагы мөрәҗәгатенә кагылышлы берничә сорауга җавап бирде.
-
Яз сулышы: күлдәвекләр, чокырлы юллар...
Көннәр җылытып җибәрүгә, шәһәрне су басты, дисәм дә ялгышмам. Яңгыр сулары агып төшә торган чокырлар (ливневка) кышын кату сәбәпле, кар сулары урамнар буйлап җәелде.
-
Кер юу машинасыннан янгын чыккан
6 апрельдә төш вакытында Түбән Камада Химиклар проспектында урнашкан 18а йортындагы квартирада кер юу машинасы янган.
-
Ачык чырай, такта чәй...
Донецк һәм Луганскида яшәүчеләр күпләп Россиягә килергә җыена дигән хәбәрләр яшен тизлегендә таралды. 43 төбәк качакларны кабул итәргә әзерлеге хакында белдерде. Бу кунакчыл төбәкләр арасында безнең республика да бар.
-
Мәктәп ашханәсендә кем бушлай туклана?
Түбән Каманың күп балалы гаиләләре умарта күче кебек гөжләде. Сәбәбе – Түбән Кама шәһәре башкарма комитетының 8 фервале карары буенча, хәзер күп балалы гаиләләр үзләренең балалары мәктәптә бушлай туклану өчен мохтаҗ булуларын расларга тиеш. Моның өчен керемнәре хакында белешмәләр җыярга кирәк.
-
Җылылык бәяләре нишләп «пешерә»?
Гыйнвар аена килгән коммуналь түләүләр квитанцияләрендә, җылылык өчен түләүнең арткан булуы түбәнкамалыларны аптырашта калдырды.
-
Телефоны үзгәрде
Игътибар итегез: шәһәребезнең Менделеев урамындагы, 46 нчы йортта урнашкан 1 нче сырхауханәдә телефон номерлары үзгәргән.
-
Кичә, бүген...
Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә халык җыеннары башланды. Эпидемиологик хәл кискен булу сәбәпле, быел җыеннар онлайн режимда үтә.
-
Бүләкле булдылар
2022 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылганнар арасында үткәрелгән “Туган як”тан бүләк” конкурсына йомгак ясалды.
-
Истәлек митингы узды
Түбән Кама шәһәр зиратында мактаулы гражданнар үзәк аллеясендә аерым чаңгы батальонының унтугыз сугышчысы истәлегенә митинг узды.
-
Икенең берсен сайларга
Түбән Каманың балалар хастаханәсенә коронавирустан “Спутник М” вакцинасы кайтты. Ул 12-17 яшьлек балаларга исәпләнгән. Вакцинаны Тукай урамында урнашкан 1 нче “Кояшлы” балалар дәваханәсендә ясаячаклар.
-
Шәһәр һәм район яңалыклары
Алабуга һәм Н.Лемаев исемендәге “Бигеш” аэропорты арасын тимер юл белән тоташтырырга телиләр. Юлны төзүнең техник-икътисади нигезен эшләү өчен «Камаз» акча кертү турында килешү төзергә планлаштыра. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов коллегиядә хәбәр иткән. “Куйбышев тимер юлы белән бергә без «Алабуга» махсус икътисадый зонасыннан «Бигеш» халыкара аэропортына һәм Әлмәт шәһәренә кадәр гомуми файдаланудагы яңа юллар төзү мөмкинлеген өйрәнәчәкбез”, – дигән ул.
-
Автобусларны озак көтмәс өчен
Хәзер түбәнкамалылар шәһәр буйлап йөри торган яңа автобусларның хәрәкәтен «Яндекс. Карта» кушымтасыннан карап белә алачак.