Карендәш рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рубин туйларын билгеләп үттеләр
«Тормыш итү – диңгез кичү», диләр. Диңгездә тыныч һәм давыллы вакытлар булган кебек, тормышта да гел җай белән генә бармый. «Ә бер-береңә юл биреп, ихтирам итеп яшәсәң, барысын ерып чыгарга була», – дигән фикердә Валентина һәм Василий Степановлар. Быел аларның уртак тормыш коруларына 40 ел тулды.
-
Барысы да тормышта үз урынын тапкан
«Керәшен» җәмгыяте, «Шәһәрем урамнары» проекты кысаларында, Чәбия авылында дөньяга килгән, ТРның атказанган транспорт хезмәткәре Александр Марковның 80 яшьлек юбилей кичәсен оештырды.
-
Күркәм гадәткә әйләнде
Халыклар Дуслыгы йортында милли оешма вәкилләре Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән очраштылар.
-
Нәселе белән горурлана
Түбән Камада генеологик тикшеренүләргә багышланган муниципаль конкурс узды. Анда 19 нчы мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Анастасия Прокопьева (өстәге фотода ЗАГС идарәсе начальнигы Бэлла Махотина белән) да катнашты. Эшен ул нәселендәге укытучылар династиясенә багышлаган. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Рәхмәт сиңа, Келәтле чишмәсе!
Келәтле авылында чишмәне тәртипкә китергәннәр, яңартканнар, дип ишетсәм дә, барып күргәнем юк иде әле. Ә әнием авырый башлагач, энекәшем Василий алып кайткан шул суны эчеп туя алмады. Үзенә рәхәт булып китә иде, юшкыны да юк. Инде иптәшем белән җыендык та, күреп тә кайтырбыз, су да алып кайтырбыз дип юлга чыктык.
-
Истәлекле очрашу
Югары Чаллы авылы китапханәсендә бик матур кичә узды. Бу һәм башка якын-тирәдәге авыл кешеләре белән Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә танылган язучы Зифа Кадыйрова очрашты. Югары Чаллы китапханәчесе Рәсилә Зиннәтуллина зур кунак килүенә бик әзерләнгәне күренеп тора: аның китапларыннан күргәзмә оештырган, сценарий төзегән.
-
Үзләрен күрсәттеләр
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан шәһәребездә «Гасырларны бәйләүче җеп» фольклор иҗаты фестивале-конкурсының сайлап алу өлеше узган.
-
Күргәзмәдә дә, концертта да
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Түбән Камада Халыклар дуслыгы фестивале узган. Анда «Керәшен» мәдәни-этнографик җәмгыяте вәкилләре дә катнашкан.
-
Кунакка йөрешү – күркәм гадәт
Керәшен халкында туганнар бер-берсенә кунак булып йөрешү вакытын бик дөрес сайлаганнар. Ул көзге эшләр тәмамлангач, ә язга хәзерлек әле башланмаган чорда – октябрь, ноябрь, декабрь айларында була.
-
Әнием алдынгылар сафында иде
Авылыбызда зур хөрмәткә ия булган кешеләр турында еш язам. Бу юлы да кемне сайлыйм дип уйлап утырганда, үземнең әниемә тукталырга булдым. Мактана бу димәгез, чөнки, минемчә, әни чыннан да күпне күргән, кичергән кеше.
-
«Үткәнебез сакланып калыр»
Владислав Домолазов (фотода) тумышы белән Мамадыш районының Албай авылыннан. 300 елдан артык тарихы булган авылның гореф-гадәтләре сакланып, буынннан- буынга тапшырыла, шуңа да андагы халык милли җанлы булуы белән аерылып тора. Менә Владислав та, Түбән Камага күченгәч, училищеда белем алу белән беррәттән, «Сүрәкә» ансамблендә җырларга вакыт таба.
-
Йолаларны яңартып
Халыклар дуслыгы йортында «Покрау кичләре» театральләштерелгән тамаша узды.
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле карендәшләр, кадерле түбәнкамалылар!
-
Шигырь
Покрау
-
«Покрау үтте – кыш җитте»
Покрау (яклау, саклау сүзеннән) – Христиан дине буенча, христианнарны Изге Марьям үзенең бөркәве белән каплап, зур бәладән, кыеннан коткарган хөрмәткә үткәрелүче христиан бәйрәме. Бәйрәм көне 1 октябрь (юлиан календаре буенча) яки 14 октябрь (яңа стиль буенча) уза.