Вакытында абайлаган
Караклар авыру бала счетыннан акча урлаганнар.
Бер яшьлек Ярослав ишетми, эчәгенә операция ясалган, өстәвенә, аңарда – балалар церебраль параличы авыруы. Бердәнбер өмет – Чехиянең бер дәваханәсендә тикшерү һәм дәвалану. Әмма моның өчен 688 мең сум акча кирәк. Чарасызлыктан, шәһәрдәшләрнең ярдәм итүләрен сорап, баланың әти-әнисе банкта счет ачканнар. Шушы көннәрдә Ярославның әнисе социаль челтәрдә улының счетыннан акча югалуы турында хәбәр иткән.
– Бездә – фаҗига. Баланы дәвалауга җыеп барган акчаның бер өлеше – 4 мең сумы – картадан урланган. Әле ярый, караклар көндез эш иткән, юкса, төнлә йоклаганда берни белмәс тә идем. Әлеге картаны яптырып, яңа счет ачтык, – дип язган ул.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев