Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Узган тәүлектә ике түбәнкамалы мошенникларга 2 миллион сумга якын акча биргән

Алдакчылар бу юлы да түбәнкамалылар исеменнән алган кредит легендасын куланган.

Телефон мошенникларыннан Түбән Камада яшәүче тагын ике кеше зыян күргән: бу — 48 яшьлек хатын-кыз һәм 58 яшьлек ир-ат.

Алдакчылар бу юлы да түбәнкамалылар исеменнән алган кредит легендасын куланган. 

Аферистлар җитәкчелегендә алар кредитка зур суммалар алган: 1,018 млн сум һәм 860 мең сум. Акчаларны алар, имеш, үзләре исеменә ялган кредит алган алдакчыларны тоту өчен мошенникларга күчергәннәр.

Шунысы кызык, 58 яшьлек ир-ат ахырга кадәр үзенә шалтыраткан җинаятьчеләргә ышанмаган. Аны бары тик дәүләткә хыянәт итүдә гаепләү белән янау һәм көч структуралары хезмәткәренең таныклыгы фотосы гына ышандырган.

Ике факт буенча да «Мошенничество» маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган, дип хәбәр итә Түбән Кама районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев