Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Узган ялларда 100 дән артык түбәнкамалы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе узган ял көннәрендә үткән рейдлар буенча нәтиҗә ясады.

Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча 100 дән артык түбәнкамалы юл кагыйдәләрен бозган өчен тоткарланган.

10 машина йөртүчегә руль артына исерек килеш утырган өчен, 19 кешегә тонировка өчен беркетмәләр төзелгән. Тагын 16 түбәнкамалы балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозган.

Моннан тыш, 13 җәяүле юл аша ярамаган урында чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган, ә 27 машина йөртүчегә җәяүлеләрне үткәрмәгән өчен штраф билгеләнгән.

«Башка хокук бозулар да полицейскийларның игътибарыннан читтә калмады. Мисалга, 30 машина йөртүче куркынычсызлык каешын куллануны тиеш тапмаган», — дип билгеләп үтте хокук сакчылары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев