Түбәнкамалыларны 30 октябрьдә «Тоннель» операциясе турында кисәттеләр
Мондый рейдларның төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Түбән Камада 30 октябрьдә «Тоннель» операциясе узачак.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, мондый рейдларның төп максаты — юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Аерым игътибар исерек килеш машина йөртүгә, балаларны йөртү кагыйдәләренә, җәяүлеләргә, пассажирлар йөртүне тикшерүгә биреләчәк. Шулай ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән затлар һәм түләнмәгән штрафлар буенча бурычлылар да аерым контрольдә булачак.
Профилактика чараларын уздыруга Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең бөтен шәхси составы җәлеп ителә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев