Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы ярты грамм наркотик өчен 3,5 ел колониядә утырачак

РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Кама кешесен наркотиклар сатып алган һәм саклаган өчен хөкем иттеләр. Түбән Кама шәһәр суды 3,5 ел гомуми режимлы колония рәвешендә хөкем карары чыгарды.

Тикшерү материаллары буенча, 32 яшьлек ир-ат 2023 елның апрелендә автобус тукталышында төргәк тапкан һәм шунда ук тоткарланган да. Экспертиза күрсәткәнчә, анда ярты грамм авырлыктагы «PVP» наркотигы булган. 

Тоткарланган кешенең сүзләре буенча, ул аны үзенә куллану өчен сатып алган. РФ Җинаять кодексының 228 маддәсенең беренче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган («Незаконные производство, сбыт или пересылка наркотических средств»).

Моңа кадәр без ял көннәрендә тугыз исерек шофер тоткарланган дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев