Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы ялган җитәкчегә ышанып, мошенникларга 20 тапкырдан артык акча күчергән

Полиция тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада 29 яшьлек кыз өч көн дәвамында мошенникларга акча күчергән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вакыйга 27 ноябрьдә башланган.

Бу көнне мессенджер аша түбәнкамалыга аның җитәкчесе, эштә планнан тыш тикшерү турында кисәтеп, шулай ук аның белән хокук саклау органнары вәкиле элемтәгә керәчәге турында кисәтеп яза.

Соңрак шул ук мессенджерда аңа үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырган ир-ат шалтырата.

«Ул кеше аңлатуынча, мошенниклар минем исемгә кредитлар ачарга тырышкан һәм алар кредит ала алмасын өчен кредитны үземә алырга һәм аннан соң аны капларга кирәк икән. Һәм банклар кредитларны хуплаудан туктаганчы шулай эшләргә кирәк, дип аңлатты», — дип искә ала кыз.

Шуннан соң өч көн дәвамында ул өч банктан кредит ала, шулай ук төрле банкоматлар аша аферистларның счетларына егермедән артык тапкыр акча күчерә.

«Мондый алдаулар турында мин белә идем, ләкин үземнең җитәкчем исеменнән язгач — ышандым», — дип аңлатты зыян күрүче.

Барлыгы түбәнкамалы 763 мең сумнан артык акча күчергән. Полиция тарафыннан «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев