Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада узган атнада 82 йөртүчегә автомобиль тонировкасы өчен штраф билгеләнгән

Җәяүлеләр дә юл кагыйдәсен күп бозган.

Түбән Камада узган атнада 190га якын машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартылган. Статистиканы шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Инспекторлар мәгълүматлары буенча, 15 кеше исерек хәлдә машина йөрткән, аларның берсе кабат тотылган. Моннан тыш, биш кеше машинада балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, ә икесе таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган.

Штрафларның иң күбесе иминлек каешын эләктермичә йөргән өчен билгеләнгән. Бу кагыйдәне бозучылар саны — 87. 

Җәяүлеләр дә юл кагыйдәсен күп бозган. Узган атнада инспекторлар тиешсез урында юлны кичкән өчен 46 җәяүлегә штраф билгеләгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев