Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Тоннель» рейды барышында 23 шоферга штраф билгеләнгән

Чара барышында 100дән артык автомобиль тикшерелгән.

Түбән Камада ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рейд бер үк вакытта Тынычлык һәм Сөембикә проспектлары киселешендә, Ахтубинская урамында һәм Олы Афанасово боҗрасында узды.

Чара барышында 100дән артык автомобиль тикшерелгән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланган, шуларның 10ы — куркынычсызлык каешын эләктермичә автомобиль белән идарә итү. Шулай ук ОСАГО полисы булмауның 3 очрагы, балаларны махсус утыргычтан башка йөртүнең 2 очрагы һәм башка хокук бозулар теркәлгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев