Түбән Камада «Тоннель» барышында 40 хокук бозу очрагы ачыкланган
Дүрт машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган.
Түбән Камада «Тоннель» оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды.
Шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, операция 30 октябрьдә бер үк вакытта дүрт участокта узган. Юл хәрәкәте иминлеген бозуның 40 очрагы ачыкланган.
Әйтик, дүрт машина йөртүче балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган, 14 автомобильче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, һәм тагын икесе светофорның тыю сигналына узган.
Җәяүлеләр дә хокук саклаучылар игътибарыннан читтә калмады, аларның бишесе тиеш булмаган урында яки светофорның тыю билгесенә юл аркылы чыккан.
«Профилактик чара кысаларында шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучылар белән юл кагыйдәләре турында әңгәмәләр үткәрелде», — дип билгеләп үттеләр ДАИ хезмәткәрләре.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев