Түбән Камада полиция хезмәткәрләре яшүсмернең велосипедын урлаган ир-атны тоткарлаган
Җинаять эше кузгатылган.
Түбән Камада 5 сентябрьдә билгесез кеше Химиклар проспекты 64а адресы буенча урнашкан бина янында калдырылган велосипедны урлаган.
Велосипед — 17 яшьлек яшүсмернеке, ә бәясе — 35 мең сум.
ПДН бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан велосипед урлауда шикләнелгән 44 яшьлек ир-ат тоткарланган. РФ ҖК 158 маддәсенең 2 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев