Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада «Мотоцикл» операциясе башланды

Ул 13 августка кадәр дәвам итәчәк.

7-13 август көннәрендә Түбән Кама районы территориясендә «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы узачак. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле шоферлар, мотоцикл белән идарә иткәндә, транспорт чарасының билгеләнгән тәртиптә теркәлгән булуын, ә шоферның тиешле категориясе булырга тиешлеген онытмагыз», — дип искә төшерә инспекторлар.

Моннан тыш, ЮХИДИда сөйләүләренчә, мотоцикл белән идарә иткәндә мотошлем һәм саклану чараларын кулланырга, ә юлга чыгар алдыннан мотоциклның техник торышын тикшерергә, барлык җитешсезлекләрне бетерергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев