Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада машина йөртү хокукы булмаган ике исерек шоферны тоткарлаганнар

Әлеге автомобильчеләргә карата җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Правасыз һәм исерек килеш руль артына утырган өчен ике түбәнкамалыга карата җинаять эше кузгатыла.

Алтынчы сентябрьдә Вахитов проспектындагы 1нче йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре «Приора» руле артына утырган 44 яшьлек ир-атны, ә 8 сентябрьдә Шишкин утары янында «Гранта» йөртүчесе 40 яшьлек хатын-кызны туктаталар.

Әлеге автомобильчеләргә карата РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе буенча җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең матбугат хезмәте. Ел башыннан Түбән Камада 40тан артык шундый эш ачылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев