Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада 12 яшьлек баланы машина бәрдергән

Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, кыз өенә җибәрелә.

Сишәмбе кичендә Түбән Каманың Тынычлык проспектындагы 105 нче йорт каршында 12 яшьлек кызны машина бәрдергән. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, вакыйга кичке җиденче яртыда булган. «Шевроле Авео» автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе, Тынычлык проспекты буенча Корабельная урамы ягына барганда, парковкаланган автомобиль артыннан юлга йөгереп чыккан кызны бәрдерә. 

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең тезе җәрәхәтләнә һәм ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан шәһәр балалар хастаханәсенә китерелә, ә медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң өенә җибәрелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев